КЫ’З ТУГАН и. Хатын-кыз җенесендәге туган-тумача. Өч кыз туган, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар. Әкият. Куандыкка мин кыз туганнарыма кунак булып кайткан идем. Ә.Еники. Мөхәммәтсадыйкның кыз туганнары булганмы-юкмы, әлегә билгесез. Л.Хәмидуллин |