КЫЗТӘКӘ и. гади. с. 1) Ирлек һәм хатынлык билгеләренә ия, шул исәптән ир-ат һәм-хатын-кыз җенси әгъзалары да булган организм; хонса, гермафродит. Ләкин кызтәкә Хәлилә белән укытучы Билал ни турында сөйләшә, берсе дә белми, белсә дә, тыңлап торсалар да, алар берни дә аңламаган булыр иде. Р.Батулла 2) кимc. Хатынша, хатын-кызлар эшенә тыгыла торган ир кеше 3) кимc. Ирдәүкә, кыланыш-торышы белән ирләргә охшарга тырышкан кыз, үз-үзен ирләргә охшатып тоткан кыз |