КЫ’З СОРАУ ф. этн. Кызга өйләнер өчен, аны ата-аналарыннан яки якын туганнарыннан хатынлыкка сорау. Әнисен, Ходайга тапшырып, күрше авыл мулла кызын сорарга да йибәрде. Г.Исхакый. Кыз сорарга килгән кеше чалбарының бер балагы төшкән, берсе менгән була. Бер балагы чыгарылган була. Бу – кыз сорап килүнең билгесе. Г.Юсупова, Ф.Юсупов. Галимулла таң белән китеп барды. «Кыз сорарга кирәк булса, мине чакыр, җырлатып алып кайтырбыз!» – дип тә әйтте әле йокы аралаш саубуллашып калган авылдашына. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә