КЫ’З ОЗАТУ и. этн. Кияүгә чыккан кызны кияү өенә җибәрү, озату. // Шуның белән бәйләнгән йола. Иделләр кичеп, юлда кунып, Кыз озатырга ла килдек без. Җыр. Печән өсләре якынлашу белән инде кыз озату, килен төшерү чорлары керер. Г.Ибраһимов. Никах төне кыз ягында үткәндә, әлбәттә, туйның үзенә бәйләнешле төп йолалар кыз ягында башкарыла, һәм алар түбәндәгеләрдән тора: кыз елату, никах укыту һәм никах мәҗлесе үткәрү, кияү каршылау, туй мәҗлесе уздыру, кыз куйнына керү, архаик йолалардан янә кияүләп йөрү һәм, ахыр килеп, кыз озату. М.Бакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә