КЫЗМА’ЧА с. 1. Исерткеч эчемлек эчеп бераз исереп алган, беркадәр исерек, салып алган. Шәрәфи агай аңар: – Утыр, якташ! Әнә солдат янына, – дип урын күрсәтте. Ул бераз кызмачарак иде. Ш.Камал. Ләкин ул [шагыйрь] бүген дә кызмача иде шикелле. Ә.Еники. Галиулланың сүзенә түзгән дә булыр иде әле, кызмача кеше ни әйтмәс. Р.Зәйдулла 2. рәв. мәгъ. Исерек килеш, салган баштан. Үзенең мужик исәбендә [җизнә] егетне кыз янына бераз кызмача кертүне уйлады. Г.Ибраһимов. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. М.Мәһдиев. Нәрсә булды, чынлап та, ничек болай кызмача кайттың әле? Җ.Юныс 3. хәб. мәгъ. Исерек хәлдә булу. Ул үзе [Шәрифулла], бераз эчеп алганга, кызмача. Ә.Еники ◊ Кызмача баштан к. кызган баштан. Аны эчтек тә, кызмача баштан, коеныр урын эзләргә керештек. М.Галәү. Дөрес, урамда кызмача баштан күренүем шул бер генә булды. М.Мәһдиев. Икенче тапкыр, кызмача баштан: «95 яшь тулды бит инде сиңа, җен карчыгы, тагын күпме яшәргә җыенасың?» – дип бәйләнде. Шәһри Казан |