КЫЗЛЫК и. 1. 1) Кыз (1–3 мәгъ.) хәле, кыз булу. Каргалының атларында Тезген бавы мунчала, Кызлыкларын белдергәннәр Су илткәндә мунчага. Бәет. [Мәрьям] --- ачык, аңлы карашлы кызлар, китаплар, сөйләнгән яңалыклар эчендә үзенең кызлыгын, кыз йөрәклеген сизә башлады. Г.Ибраһимов. Мондыйлар олыгаеп карчык булгач та кызлык чалымнарын җуймыйлар. Р.Зәйдулла

2) Кыз чак; кызның кияүгә чыкканчы үткән вакыты. Закир кияүнең көймәсенә өч ат җигеп, Гөлбануны иптәш кызлары белән бергәләшеп шул көймәгә утыртып, кызлык гомере үткән яланнардан, таулардан, урманнардан йөртеп, исәнләштереп кайтарганда, бу өч арчи бөтенләй әзерләнеп беткәннәр иде инде. Г.Ибраһимов. Ләкин Әминә, бу сәбәпкә бер дә исе китмичә, башка төрле сәбәпләр күрә иде: уналты-унҗиделәрдә үк кияүгә чыкканда, кызлык вакыты бик әрәм кала --- дип уйлый иде. Ф.Әмирхан. Кызлык, кызның алтын чоры узып бара. А.Гыйләҗев

3) Гыйффәт, бәкярәт, бикер. Синең кызлык өлешеңә кул ягарга кыенсынам [Бибинур]. А.Гыйләҗев. Җиңсәгә керү юлы кызларда тоташтыргыч яры – кызлык пәрдәсе белән капланган була. Биология. Кызлык пәрдәсе дә зарарланмаган килеш Линаның йөкле булуына табиблар да шаккаткан. Ватаным Татарстан

2. рәв. мәгъ. Гаиләгә бала итеп, балалыкка. Шушы баланы үзебезгә кызлыкка алып үстердек. Ш.Камал. Туктагыз әле, ә ни өчен сез берәр баланы уллыкка яисә кызлыкка алмыйсыз? Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә