КЫЗ-КЫРКЫН җый. и. 1) Төрле яшьтәге кызлар. Аннары гармун тотып егетләр килде, күрше татар авылыннан җәяүләп кыз-кыркын, ишәкләргә атланып, карчык-корткалар һәм остабикә килде. М.Галәү. Җилферди киртәдә Эленгән ак чыптам. Көлешә кыз-кыркын: – Ай чыккан! Ай чыккан! Н.Гамбәр. Еш игътибар итәм: егет-җилән генә түгел, орчык буйлы гына кыз-кыркын да машинада чатыр чаба хәзер. Л.Лерон

2) тар. Әсир төшерелеп колга әйләндерелгән хатын-кызлар, кол кызлар, көңнәр, җарияләр, кәнизәкләр. Өлкән хатын ул ашау-эчүне, өй карауны, кием-салым җитештерүне, терлек карауны, бинең бүтән хатыннарын, барлык балаларын, колларын-чураларын, кыз-кыркыннарын үз кулында тотарга тиеш иде. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә