КЫЗ-КЫМЫЗ җый. и. сөйл. к. кыз-кыркын (1 мәгъ.). Ә Нурулла кызлар күзенә ешрак чалынырга кирәк, Гаделияне күреп әйтмәсләрме дигән өмет белән, тагын кыз-кымыз тирәсенә елышты. И.Гази. Шигърият дип җан атып тормаган бу заманда (андый заман юк та бугай) һәр талантның халык файдасына тулырак көчендә эшләве безнең өчен бик мөһим. Шигърият мәйданында, ир-егетләрдән бигрәк, кыз-кымыз мәш килгән чорда бигрәк тә. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә