КЫ’З КИЛЕШҮ и. этн. Ата-анасыннан яки якын кардәшләреннән кызны кияүгә бирергә ризалык алу. Болар тотканнар да миңа күрше авылдан бер кыз килешеп куйганнар. Г.Ибраһимов. Аларның байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту, кияү каршылау, «ишек бавы» йоласы, бүләк бирешү, кияү мунчасы, килен төшерү, су юлы күрсәтү, туй күтәрешү кебек горефләр, заман рухына ярашып, бүген дә дәвам итә һәм безнең йола иҗатының милли рухын билгели. М.Бакиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә