КЫ’З КАЧЫРУ ф. этн. к. кыз урлау. Боларда кабиләчелек талашлары, җәйләүләре, кымызлары, калымнары, кыз качырулары, тагын әллә нихәтле безнең өчен яңа, ят булган экзотикалары белән күз алдына бастырылган казакъ хәяты да бар. Г.Нигъмәти. Ләкин егет бер ахмаклык эшли: ат яллап, кызны качырып алып киткән төнне ул бер уңайдан Гали абзыйның капкасын да дегеткә буяп китә. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә