КЫ’З КАРДӘШ и. Апа; сеңел. Тик, сеңелләр, чибәр кыз кардәшләр, Бик күп әле илдә яралар. М.Җәлил. Сабый я зәгыйфь булган, мәхрүм, өлешсез калган мескен ир кардәшләрен вә фәкыйрь кыз кардәшләрен тәрбия кылу мөэмин мөселман булган кешегә фарыздыр. Ә.-Һ.Максуди. Шул ук вакытта әлегә аларның бертуган Камилә исемле кыз кардәшләре булуы гына билгеле, аның да язмышы ачыкланмаган. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә