КЫ’З ЕЛАТУ и. этн. Кызны кияү йортына озатыр алдыннан, аның якыннарын һәм иптәш кызларын җыеп, кыз исеменнән моңланып бәет әйтүдән гыйбарәт мәҗлес; чеңләү. Саулармы сез, абыстакайлар, Кызны елатырга килдек без. Җыр. Кыз елату җырлары элек мишәрләр яшәгән урыннарда, керәшеннәрдә һәм Себер татарлары арасында аеруча киң таралган була. М.Бакиров. Кыз елату гадәтен яхшы белүче һәм кыз озату җырларын башкаручы хатын-кыз, кияүгә китүче кыз өенә килеп кергәч, исәнлек-саулык сорашканнан соң эшкә керешә. М.Акчурина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә