КЫЗДЫРУ II и. Эсселек, кызулык. Кояшның кыздыруы сүрелгәнче, дөяләр бераз хәл алганчы, алар үзләре дә ял итә торырга булып, үз көймәләренә таралыштылар. М.Галәү. Сары борчак сибелгән көрән бумази күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәргән дә бите белән кулларын кояш нуры кыздыруына рәхәтләнеп утыра. Г.Бәширов. Кояшның уттай кыздыруы алар файдасына булды бүген. С.Поварисов |