КЫЗДЫРУ I ф. 1) Каты әйберне югары температурага җиткәнче утта тоту; эсселәтеп, каты әйбердә югары температура барлыкка китерү. Таңбатыр «юлда кирәк булыр» дип, әнисе биреп җибәргән энәсен ала да, ут ягып, шул энәне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Әкият. Сәйфулла хәзрәткә акчасын ышкып, кыздырып тоттыра, хәзрәтнең кулы пешә. Ф.Бурнаш. Йөрәгем ташка әверелгән, аны мәхәббәт уты түгел, тәмуг та кыздыра алмас тәгаен! Ф.Яхин 2) Кояш турында: һаваны бик нык җылыту, эсселәтү. Ком диңгезен каплап торган соргылт зәңгәр күк йөзендә берьялгызы йөзгән кояш зур ут шары шикелле кыздыра, яндыра, көйдерә. М.Галәү. Тагы кояш әүвәлге кебек кыздырырга тотынды. Г.Исхакый. Урамга чыгып кояшка эләккәч тә, ул аның агарган тимердәй кыздыруын тойды. Ә.Еники 3) з.-сыз Бик эссе булу (һава торышы тур.). – Кыздыра-а, ява-ар... – диде дә Айдаш баба урак машинасының тәртәсен, вәлүкләрен күтәртеп куйды. Р.Батулла. Көндез бик кыздырды, хәзер елгадан рәхәт салкынча һава бөркелә. Г.Әпсәләмов 4) Нәрсәне дә булса майлы табада яки башка шундый берәр савытта яки күмерләр өстендә кызуда тотып, ашамлык итеп хәзерләү, пешерү. Хилхәл атакай белә иде: алар, һичшиксез, поши я булмаса болан сыеры булса да ауларлар, аннары түшкәне тунарлар да ап-ак карга куеп, әйләндерә-әйләндерә кыздырырлар. М.Хәбибуллин. [Кайнатып алган] Суын түккәч, бу пешкән гөмбәләрне кыздырырга, яисә алардан аш пешерергә мөмкин. Ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр 5) күч. Кемне дә булса ачуландыру, ачуын чыгару, чыгырыннан чыгару. Безнең Сәйдәш ачулы әле, Камилла. Бабай кыздырган егетне. Н.Гыйматдинова. Кыздырма мине 6) күч. сөйл. Ачулану, бик каты тиргәү, орышу. Сез югында әллә нинди бер кыяфәтсез карт кереп йөдәтә башлаган иде, мин аны бик кыздырып, сакалыннан каенга бәйләп куйдым. Әкият. Артельщик булгач, безне дә шулай кыздырырлар. Ш.Камал. Чөнки беренче секретарьның бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен, бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. М.Мәһдиев 7) Кыйнау, тәпәләү. Әле бит теге... борчак кузагына баргач, каравылчы Әхмүш абзыйның кычыткан белән кыздырганына да күп үтмәгән төсле. Г.Толымбай 8) күч. Йөгерү күнекмәләре биреп, атны алдан ярышка әзерләү. Эчләре җыелып килсен, сулышлары иркен булсын өчен, аларга ипи белән солы гына ашаталар. Койрыкларын кыска гына бәйләп, аякларын кыздырырга йөртәләр. Г.Бәширов. Быел ат аягы кыздырырга чыгучы да күренмәде. Г.Ахунов 9) Җилкендерү, дәртләндерү, дәрт бирү. «Бер шигырь яз!» – дип мине кыздырса дәрт. Ш.Бабич. Җил кай якка иссә, шул якка борылучан икейөзле байлар, куштаннар һәм мулла-мәзиннәр халыктагы бу омтылышны төрлечә кыздырырга тырыштылар. М.Галәү. Гадәттә, гади кешеләрнең патриотик хисләрен сугыш вакытында махсус кыздыралар. Р.Зәйдулла 10) күч. Көчәйтү; арттыру. Гәрәй дә, Госман да аның сүзен тыңладылар, талашны кыздырмадылар. Г.Ибраһимов 11) Кабызып, җылынганчы эшләтеп тору (двигательне) Кыздыра бару Торган саен ныграк кыздыру. Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. И.Салахов Кыздыра башлау Кыздырырга тотыну. …Ул көнне иртәдән үк кыздыра башлады. Сабантуй Кыздыра бирү Бернигә карамастан кыздыруны дәвам итү, һаман кыздыру. Шуңа күрә ул алашаны кыздыра бирде. С.Поварисов Кыздыра тору Берәр нәрсә эшләп алганчы кыздыруга керешү. Хуҗа боржоми салырга ымлады да сүз җебен суза бирде: – Мин, егетләрең белән бар да, элек ничек эшләгән булсаң, шулай кылан, бушка тартып ал дип, Әкмалны кыздыра торам. Р.Мирхәйдәров. Син чыкканчы, мин машинаны кыздыра торырмын Кыздыра төшү Элеккедән дә ныграк кыздыру. Сасыган салат микробларының бу сыйнфый булмаган бәрелешне кыздыра төшүе генә мәгълүм. Җ.Юныс Кыздырып алу Аз бер вакыт кыздыру. Инде сүзне синең хатыңа борыйк; хәзер мин сине бераз кыздырып алмакчы булам. Г.Тукай. Шуңа күрә үзен бераз гына тәҗрибәле санап, өйрәтергә хаклы санап, җиңелчә генә аны «кыздырып» алган булды, көлеп-шаяртып, аның авыз читләрен сөрткәләде. Н.Фәттах. Әйтик, мәктәп линейкасында кыздырып алырга мөмкин. Г.Гыйльманов Кыздырып җибәрү Соңгы вакытта гына, хәзер кыздыра башлау. Һәм Локман карт та мондый көнне җәйгечә кыздырып җибәргән кояштан эреп, рәхәтләнеп тик кенә утыра. Ә.Еники. Гөлбикә апа үзе дә сизмәстән улын кыздырып җибәрде. А.Гыйләҗев. Ә кояш, мәгълүм булганча, яктыртып, җылытып кына калмыйча, күзләрне дә чагылдыра, миләрне, каннарны да кыздырып җибәрә. Г.Гыйльманов Кыздырып йөрү Күптәннән кыздыру; озак вакыт кыздыру. [Госман] --- колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ф.Хөсни Кыздырып кую Алдан ук кыздыру, кыздырган хәлгә китереп әзер итү. Аяз йокысыннан торуга, әбисе бик тәмле итеп балык кыздырып куя. Д.Каюмова. Иван дәдәй мунчаны шәп итеп кыздырып куйган. Н.Гыйматдинова Кыздырып тору Әледән-әле, бертуктаусыз кыздыру. Әле ярый бензиның беткәч стартер белән кыздырып тормагансың, инжекторлы моторның бензонасосы бик тиз янып чыгучан. Ш.Алпар. Әмма мәгълүмат чаралары аны кыздырып тора һәм төрле котырту, провокацияләр белән агрессия дәрәҗәсенә җиткерә. Безнең гәҗит // Әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда кыздыру. Инде көзнең соңгы көннәре булуга да карамастан, кояш быел җәйге кебек көләч: кыздырып тора. И.Салахов |