КЫЗДЫРМА I и. кулин. Майда кыздырылган ашамлык (гадәттә иттән әзерләнә). – Кәбестә салаты, өч телем икмәк, компот, өйдәгечә әзерләнгән кыздырма! [сорадым] – 64 сум! – диде кассир. Кызыл таң. Ит ризыклары, бигрәк тә кәтлит, кыздырма янына менә дигән өстәмә. Ватаным Татарстан. Кыздырманы табынга кайнар килеш, аерым пешергән яки кыздырган бәрәңге белән бирәләр. Татар халык ашлары |