КЫ’З ДИМЛӘҮ ф. этн. Кемгә дә булса билгеле бер кызга өйләнергә тәкъдим итү, өйләнергә киңәш бирү. Күңлем керде, хәслем салдым, Кызыңны димләп алдым мин. Җыр. Шуңарга Көязебаш авылыннан унҗиде яшьлек бер кызны димләгәннәр. Р.Мөхәммәдиев. Хөсникамал түти ни итсә-итте, күрше-күлән карчыкларын көйләп-яраштырып, алардан кыз димләттерде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә