КЫЗГЫЛТ с. ким. 1) Кызылсу, ачык кына кызыл дип әйтерлек булмаган, берникадәр кызыл; кызыл төс төсмерләнгән. Офык читләре генә баеп барган кояшның кызгылт нурларына манчылган. М.Галәү. --- тау ягыннан төшкән кызгылт кояш шәүләсе боларны [лабаз белән казарманы] бик юаш һәм моңлы күрсәтә. Ш.Камал. Котлетны, кипкән бодай ипие валчыгында әвәләп, кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә, кызгылт матур төскә кергәнче кыздыралар. Татар халык ашлары

2) Башка бер төскә берникадәр кызыл төсмер кушылуын белдерә. Аның аз гына кызгылт ак йөзе, кош борынына охшаулырак килешле борыны, уйчан кара күзләре дә бер карашта гади генә күренәләр. Ш.Камал. Җәй уртасында исә теге эзнәк кызгылт алсу төстәге куе сироп белән каплана, һәм аңа чебен, шөпшә куна иде. М.Мәһдиев. Вахитов киез эшләпәне башыннан йокып алды: тонык ут яктысында аның кызгылт җирән бөдрә чәчләре ялкын телләредәй дулкынланып күренде. Г.Ахунов. Кызгылт көрән сутлы балчык бездә Һәр нәрсәне сөйли ул үзе. Ф.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә