КЫЗГАНЫЧСЫЗ с. 1. Кызгану, жәлләү хисе белдермәгән, аяусыз. Шул көннән алып авыл байлары, җирләре тартып алынган алпавытлар кызганычсыз рәвештә үч алу эшенә керештеләр. Г.Гали. Бу күренешкә каршы ригаясез сатира, үтереп ташларлык сарказм, ачуланган памфлет кирәк иде. Кызганычсыз ирония кирәк иде. Г.Халит

2. рәв. мәгъ. Кызганмыйча, жәлләмичә, кызганмый. Язмыш кайбер вакытта бичара адәмнең өстеннән үтә кызганычсыз көлеп куя. Г.Ибраһимов. Кызны кызганычсыз гына биреп җибәрделәр. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә