КЫЗГАНЫЧЛЫ с. 1) к. кызганыч (1 мәгъ.). Сугыш башлану белән, бөтен Россиядә гаять кызганычлы елау һәм аһ-ваһлар күтәрелде. Г.Тукай. – Я Хода, үзеңә тапшырдык, – дип, карчыгына кызганычлы бер караш ташлады да урыныннан торды. М.Мәһдиев. Миңа сынап, кызганычлы карашын җайлап кына салып ала да яңалык чыгара: – Син нәстә диярсең инде, энем, килен марҗадан бит! З.Зәйнуллин. Кызганычлы тавыш. Кызганычлы кыяфәт

2) Фаҗигале, авыр кичерешләр уята торган, тәәссефле. Бервакыт, Мохтар унбер-унике яшьләрдә булгандыр, аларның өендә бик кызганычлы хәл булды. Ш.Камал. Ул үзенең асрауларын мәсхәрәли, кызганычлы хәлгә төшерә. М.Гали. Кызганычлы вакыйга. Кызганычлы нәтиҗә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә