КЫЗГАНЫЧ с. 1. 1) Жәлләү хисе уята торган, кызгану хисе тудыра торган. Мәктәп су янында, озынчарак, зур түгел генә бер бина булып, башы кызылга буялган, --- тышкы яктан әллә нинди иске су тегермәне яисә борынгы алпавыт утарларындагы ташланган флигель төсле килешсез вә кызганыч рәвештә күренә иде. Ш.Камал. Кыскасы, алар кеше танымаслык, кызганыч бер кыяфәттә иделәр. М.Галәү. Шәмсинур әби дерт итеп сискәнеп китте һәм ни дә булса аңлаудан гаҗиз, кызганыч бер кыяфәт белән катып калды. Ә.Еники

2) Кызгану белдерә торган. Ләкин Аннаның кызганыч йөзен күргәч, тагы туктады. Г.Исхакый. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде. Ә.Еники. – Эчем авырта, бөек каган! – диде дунху бәге, кызганыч йөз белән. Н.Фәттах

3) Бик мескен булган, бичара; ярдәмчесез. Ул шунда гомерендә беренче мәртәбә үзенә-үзе бик кызганыч, бик бәхетсез кеше булып тоелды. Г.Бәширов. Гатауллин вак һәм олы кайгыларны авыр кичерүчән, шул ук вакытта ничектер югалып китә торган, кызыклы һәм кызганыч кеше булуы белән беррәттән, усал җанлы бәндәләр сыйфатында да йөргән гаять аңлашылусыз зат кебек күренсә дә, аның бу үзенчәлекләрен белеп бетергән хатыны Алсу --- мескенен иркәлисе, юатасы килгән минутларын тормышында күп татыды. Ф.Яхин

4) Авыр кичерешләр уята торган, фаҗигале. [Мәрьям] Ниндидер бер кызганыч роман укып, күз яшьләре дә түкте шикелле. Г.Ибраһимов

2. рәв. мәгъ. 1) Кызгану хисе уятып, кызгану чагылдырып. Картның торышы, төсе байтак кызганыч күренде. Г.Ибраһимов. Озаткан чакта ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яманат белән искә алмагыз!» – дип китте. Ә.Еники. Бичара ат, авыртуга чыдый алмыйча, кызганыч итеп чинап, кешнәп җибәрде. Н.Фәттах. Ул [Йосыф абзый] кызганыч елмаеп куйды. Р.Зәйдулла

2) Мескен, чарасыз хәлдә, жәлләү хисе уятып

3. хәб. функ. 1) Кызгану, жәлләү хисе тудыра торган булу. Ә күзләре шундый моңсу, шундый кызганыч: төнге күктә балкучы гөнаһсыз йолдызлар кебек иде... Ф.Яхин. Ул, миңа таба авыша төшеп: – Шулай да... китабында «Коньяк» дигән әсәрнең булмавы кызганыч, чөнки шунсыз аны тулаем аңламаулары мөмкин һәм мәңге басылып чыкмавы бар! – диде. М.Шаһимәрдәнов. Ябалак кызганыч. Бөтен гомерен шушында уздырды: яуга йөрмәде, күченмәде. Н.Фәттах

2) Кызгану хисе уята торган, чарасыз, мескен хәлдә булу. Ул бу вакытта елаганнан да артык кызганыч иде. Г.Гобәй

4. кер. сүз мәгъ. к. кызганычка каршы. Кызганыч, әлеге сорауга җавап һаман табылмаган әле. Р.Фәхретдинов. Бер хатта: «Сез матур, сез Шәрык хикәяләрендә очрый торган пәри падишаһларының могҗизалы гүзәл кызларыннан да матур; кызганыч ки, миңа сезне күрергә бик сирәк туры килә», – дип язылган иде. Ф.Әмирхан. – Кызганыч, әмма беренче мәхәббәтең мин үзем булсам кирәк дип уйларга да өлгергән идем. Ялгышканмын икән, – диде ханым, бераз үпкәләгән төс чыгарып. Ф.Яхин

Кызганычка каршы кер. сүз Нәрсәгә дә булса үкенеч белдереп әйтелә; ни үкенеч, тәәссефкә каршы, мәгаттәәссеф. Кызганычка каршы, ул урында вакытында археологик тикшеренүләр ясалмаган. Р.Фәхретдинов. Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Ә.Еники. [Фәрит:] Чынмы бу, Айсылу? Әллә ялгыш ишетәмме? [Гәрәй:] Кызганычка каршы, чын. С.Поварисов. Кызганычка күрә кер. сүз к. кызганычка каршы. Кызганычка күрә, берни дә мәңгелек түгел. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә