КЫЗГАНУСЫЗ с. 1. 1) Кызгану хисе белдермәгән; шәфкатьсез, аяусыз. Тупка каршы тупның җавабы бар. Бу җавап каты була. Кызганусыз була. К.Нәҗми

2) Жәлләү хисе булмаган, әрәм дип уйламаган

2. рәв. мәгъ. 1) Кызганмыйча. Ә иске өйләрне бернинди кызганусыз сүтеп, җимереп ташлаганнар. М.Галәү. Йөрү тыелган төштә күренү белән, бернинди кызганусыз, аларга ук аттылар, таш аттылар я булмаса көтмәгәндә китереп сөңге белән тондырдылар. Н.Фәттах

2) Жәлләүсез. Әмма ул бернинди кызганусыз ымсындыргыч мөмкинлекләрдән баш тартты, күңеле, бөтен барлыгы туган якларына ыргыла иде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә