КЫЗГАНУЛЫ с. 1) Кызгану хисе белдергән. Кызганулы бер өн чыгарып, ул ыңгырашып куйды, авыраеп калган хатынны шашып кочагына алды, битенә, күзләренә карады. Н.Фәттах. – Ашказаныңдыр инде, брат? – дип, миңа ул кызганулы караш ташлады. Ә.Сафиуллин

2) к. кызганычлы. Кызганулы хәл

3) Жәлләү хисе булган, күпсенгән, әрәмгә санаган. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш ташлады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә