КЫЗГАНУ II и. Шәфкать, миһербанлылык хисе. Карт үзенең хатынына ачу катнаш кызгану белән, мыскыл белән карады. Г.Ибраһимов. Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә, күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Ә.Еники. Ахылдап, лап-лып атлап килеп җиткән Рәйхананы азрак хәл алып өлгергән хатыннар, кызгануларын сиздермәскә тырышып, якты йөз белән каршылады. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә