КЫЗГАНУ I ф. 1) Авыр хәлдә калган кешегә теләктәшлек белән карау, аны жәлләү. Шәмсинең сүзләре, кылынышларымы, күзенең кызганып карауларымы тәэсир итте, ни булса да булды, Анна акыртын гына сабырлана башлады. Г.Исхакый. Кызганып егетне, елыйлар Миләүшә һәм лалә чәчәге. М.Җәлил. [Гөлшат] Илшатны да ни өчендер кызгана иде. Ф.Яхин 2) Шәфкать күрсәтү, аяу; зарар китермәү; тимәү. – Казый абзый! Безне син кызган, – дибез. Г.Тукай. Аңа баш иеп, карт җавап биргән: «Кызган син мине, алтын балыгым!» А.Пушкин. – Кызган мине, хуҗам! Ана-кам мине абаларга бирәчәк, ул мине утлы табада кыздырачак, ул мине тереләй җиргә күмәчәк! – диде ул такмаклап, өзгәләнеп. Н.Фәттах. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. М.Хәбибуллин 3) Жәлләү, әрәм дип санау. Абыстай теләгән вакытта кайнаган каймак, сары май, былтыргы балны кызганмады. Г.Исхакый. Икенчедән, ул хатын --- аны, ягъни Фәридун Идиятовны, җанын һәм малын кызганмыйча назларга, карарга, һәр теләгәнен үтәп торырга тиеш иде. Ә.Еники. – Карак!.. – дип бакырды, булган бар тавышын кызганмыйча. Р.Мөхәммәдиев Кызгана башлау Кызганырга тотыну. Мин апайны чын күңелдән кызгана башладым. Г.Бәширов Кызгана төшү Тагы да бераз кызгану Кызганып бетерү Берсен дә калдырмыйча, барысын да кызгану. – Ул бер генә, без бик күп, – диде мәзин. – Барыбызны да каян кызганып бетерсен? Г.Бәширов Кызганып йөрү Кемгә яки нәрсәгә дә булса карата һәрвакыт кызгану хисе тою. Күрше бүлмәдә яшәүче Фирая исемле кыз бу хәлне күреп-күзәтеп, эчтән генә егетне кызганып йөргән икән. Н.Акмал Кызганып кую Аз гына вакытка кинәт кызгану хисе кичерү. Бик сәер булып тоелды бу эш миңа, хәтта иптәш Сабирҗанны кызганып та куйдым. Ә.Еники. Олыгаеп килгән әтисен Миргалим жәлләп-кызганып куйды. Ф.Яхин. Гөлсылу кинәт юкка чыккан әлеге сәфәрчеләрне кызганып куйды. М.Шаһимәрдәнов Кызганып тору Даими рәвештә кызгану хисе кичерү. Җанварларга шушылай дип хәбәр салды: «Кызганып тора идем үзем сезне, Ачулансам – калдырмамын һичберегезне». М.Гафури. [Сафагәрәй хан:] Башыңны чабармын, кызганып тормам, Я урының булыр караңгы зиндан! Ф.Яхин. Һәй, мондый чакта егет кеше фонарь кызганып торамы инде кызлар өчен, бигрәк тә Бэкки өчен! М.Шаһимәрдәнов |