КЫЗГАНДЫРУ ф. 1) Кемдә дә булса кызгану хисе уяту. Елап, Габдрахманнан үзләрен кызгандырып, кәртечкегә төшәселәре килә иде аларның. З.Зәйнуллин 2) з.-сыз Кызгану хисе биләп алу. Аты урланган теге ярлы бик тә кызгандырды. Г.Бәширов. Хәтеренә балта чабылган зат кызгандыра, уйландыра. Ф.Сафин Кызгандыра башлау Кызгандырырга тотыну. Ул үзенә кирәк кеше янына бара да үзен кызгандыра башлый. С.Алишев Кызгандыра төшү Элеккедән дә ныграк кызгандыру, тагын да ныграк кызгандыру. Тагын да кызгандыра төшү өчен, Хәлим үзен әнисез дә итеп, түгәрәк ятим итеп күрсәтмәкче иде. И.Гази Кызгандырып алу Бер вакыт аралыгында кызгандыру. Бер-береңә янау, үз теләгәнеңне булдыру өчен икенче кешене бераз куркытып, үзеңне кызгандырып алу – кешелек дөньясында буыннан-буынга тапшырылып килә торган гадәт. Ялкын Кызгандырып йөрү Гел, һәрвакыт, даими рәвештә кызгандыру. Сәхнәдә басып торырга хәлем бетсә дә, җәфаланып, кызгандырып йөрергә җыенмыйм. Кәеф ничек? Кызгандырып кую Тиз арада, азга гына кызгану хисе уяту. Физик кимчелеге булган кеше ирексездән күзгә ташлана, кызгандырып та куя әле. Безнең гәҗит Кызгандырып тору Әле, хәзер яки һәрвакыт кызгандыру |