КЫ’З БҮЛӘГЕ и. этн. Кызның ата-аналарыннан яки якын туганнарыннан, кызны кияүгә бирергә ризалык алгач, аерым акча бәрабәренә килешү билгесе итеп алдан бирелә торган бүләк (ашъяулык, яулык, җәймә, кулъяулык, янчык һ.б.). Шунда ук егерме биш тәңкә акча чыгарып салып, кыз бүләген алып кайткан. Г.Ибраһимов |