КЫ’З БИРҮ ф. Кызны кияүгә бирү, үз гаиләңдәге кызны башка бер гаиләгә килен итү. Манҗурлар, шәркый төрекләр вә кытайлар арасында борын-борыннан кыз алып, кыз биреп торулар булганын, бер ыруг икенче ыругтан булган гаиләләрне, хәтта кечерәк ыругларны бөтене берлә әсир итеп алып китүләр булганын күрсәтәләр. Г.Шәрәф. Карт --- Шәйхелнең битенә карады: – Сиңа, – диде, – ничек кыз бирәсең? Бай дисәң – малың юк, атаң куып чыгарды. Г.Ибраһимов. Хәтта «бывший кулак»ка кызларын бирергә атлыгып тора башладылар. Р.Батулла |