КЫЗА’У и. 1) Җиләк-җимеш җыю, сибелүчән, чәчелүчән әйберләрне салып кую өчен, кабыктан, чыбыктан һ.б.ш. ясалган төрле зурлыктагы савыт. Кыз урлаган егеткә кызау да кыз күренгән. Мәкаль. Паңгы [гөмбә] булдыңмы – кер кызауга. Мәкаль. Тугызак әби, тугыз улына тугыз юкә кызау биреп, урманга җибәрде. Ф.Вәлиев

2) Тегермәндә тартыласы ашлык салына торган улак, диал. кауша. 1980 елларда, Равил Гарәфиев рәислек иткәндә, электрик Фәйзерахманов Габделбәр җитәкчелегендәге группа үз проектлары белән 8 ташлы, 4 кызаулы тегермән ясадылар. Тирән тамырлы Түнтәрем

3) к. козау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә