КЫЗАРЫНУ’-БҮРТЕНҮ ф. сөйл. Ачудан, көчәнүдән һ.б.ш. бит мускуллары хәрәкәткә килеп, йөз кызару. Саҗидә, кызарынып-бүртенеп, урыныннан сикереп торды. М.Галәү. Кызарынган-бүртенгəн энесе дəаннан [Мисбахетдиннән] калышмады. М.Шаһимәрдәнов. Тәрбиясе болай да чамалы булган яңа хуҗаның сабырлыгы шунда төкәнде, кисәк кенә «сез»дән «мин»гә сикереп, кызарынып-бүртенеп җикеренә башлады. Р.Габделхакова Кызарынып-бүртенеп бетү к. кызарынып бетү Кызарынып-бүртенеп чыгу к. кызарып чыгу. Янә әллә кай арада күркәнеке сыман булып муеннары кызарынып-бүртенеп чыкты [генералның]. Р.Мөхәммәдиев |