КЫЗАРЫНУ ф. 1) Кызыл төскә керү, кызару. Әминәнең тулырак кына яңак урталары эсседән матур гына кызарганнар да, бераз тирләгәннәр дә иде. Ф.Әмирхан. Бит-куллары кояшта кызарынган, бригадирлары кебек үк таза-таза биш-алты кыз, үзара нидер сөйләшә-сөйләшә, алдан кайталар иде. Г.Бәширов 2) Оялудан, уңайсызланудан, ачудан һ.б.ш. кызару, йөзгә кызыллык йөгерү. Гариф бераз кызарынды. Ш.Камал. Мөгаллим әфәнде кызларны күргәч каушап китте һәм бер дә сәбәпсез кызарынды да күзләрен идәнгә төшерде. Ф.Әмирхан. Сабира кызарынды, илдә йөргән гайбәтләр турында тел ачмакчыдыр дип, катырак бәреп ташлады: – Харап икән! ---. Г.Ибраһимов Кызарынып бетү Тәмам кызарыну, кызыл төскә керү. Кечкенә кыз Фагыйлә арды, кояштан тирләп, кызарынып бетте. Г.Ибраһимов. Хан шулай диюгә, булачак килене аңа елаудан кызарынып беткән күзләре белән карап алды һәм елмаерга тырышты бугай, әмма ни елмаю, ни елау килеп чыкмады, кыз кинәт башын түбән иде. М.Хәбибуллин Кызарынып китү Кинәт кызарыну. Газизә кызарынып китте. Ш.Камал. --- сез үзегез белми торгансыз, сез хәзер шәһәребезнең беренче гүзәле бит... – дип, [Михаил] тагы мактау сүзләрен әйтә башлаган иде, Хәят кызарынып китте дә күзләрен җиргә төшерде. Ф.Әмирхан. Исәнтәй, йөзенә китереп суккандай, кызарынып китте. Н.Фәттах Кызарынып кую Бик тиз кызарыну. Албуга, әллә кызның кул кайнарлыгыннан, әллә әнисенең хәйләсеннән уңайсызланып, җиңелчә генә кызарынып куйды. Н.Фәттах Кызарынып тору Кызарынган хәлдә булу Кызарынып чыгу Тәмам кызарыну. Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты: кызарынып чыкты. М.Хәбибуллин |