КЫЗАРУ’-БҮРТЕНҮ ф. к. кызарыну-бүртенү. [Аракының] Ачысыннан кызарып-бүртенеп, бераз тынсыз торды да сүзен дәвам итте: – Син, «брат, понимаешь», аңламыйсың әле, ә мин – беләм... Ф.Яхин Кызарып-бүртенеп чыгу к. кызарып чыгу. Министр кызарып-бүртенеп чыкты, шулай да сабырлыгы җитмәде, үзенә юнәлтелгән төртмә сүзгә җавап бирергә кирәк тапты. Р.Мөхәммәдиев. Камил Хафизович үзен горур тотарга тырышса да, ачуыннан кызарып-бүртенеп чыгуын сизенми калды. Ф.Яхин |