КЫЗАРУ II и. Кызыл төс яки кызыл төскә керү процессы. Аның [Анна Васильевнаның] йөзенә әллә нинди кызару чыккан, күзләрендә шатлыкны яшерә алмаенча нур түгелеп тора, селкенүенә, йөрүенә, кыланышына тизлек, егетлек кушылган. Г.Исхакый. Чыннан да, Фәниянең йөзе кып-кызыл булып чыккан иде: артык ак тәнле шул ул, ак тәнлеләрнең кызаруы да бөтен дөньяга кычкыра. Р.Зәйдулла |