КЫЗАРУ I ф. 1) Кызыллану, кызыл төс алу; кызыл төскә керү. Җәйге иртә. Кызарып кояш чыга. Аның алсу нурлары болыннарга тарала. С.Поварисов. Иткә тоз, борыч сибеп, майлы табада кызарганчы яхшылап кыздыралар ---. Татар халык ашлары. Сопка артына төшеп кояш баеды. Шунда ук көньяк кызарды. И.Салахов 2) Пешеп җитеп, өлгереп, кызыл төскә керү. Җир җиләге кызарып пеште, бөрлегән, каен җиләге менә бүген-иртәгә өзәргә тулышып киләләр. Г.Ибраһимов. Көзләрен, тук җимеш өлгергәч, Кызарып, алланып сөенә. Р.Вәлиев. Кояшка үрелеп, Кызара чияләр. «Сез икәү, сез икәү Пар килгән!» – дияләр. Ф.Мөхәммәтова 3) Тән, йөз алсулану, кызгылт төскә керү. Туктамыштай олы хан, Укыган соң бу хатны, --- Сум тимердәй кызарды. Дастан. Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап: – Иң элек тынычланыгыз! – диде. Ә.Еники. Гайшә карчык аның күшеккән тәнен кар белән бик каты итеп угач, кызарып кан йөгерә башлаганчы, коры киндер чүпрәк белән ышкыды ---. З.Зәйнуллин 4) күч. Оялу, уңайсызлану, хурлану. Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, Өмид иттем вә курктым да, кызардым һәм оялдым да. Г.Тукай. Ике тапкыр тотылды [Шәйхел], оялмады, кызармады, атасы белән туп-туры: – Үзең базарлык бер тиен дә бирмәгәч, урламый ни эшлим? – дип телләште. Г.Ибраһимов. Мәктәптә ата-аналар җыелышында балалары өчен аларның кызарганы булмады, оланнар яхшы укый. Р.Батулла Кызара бару Торган саен кызару, әкренләп кызыл төскә керү. --- ләкин комсомол секретареның хәзерге хәлен, аның кызара барган чыраен абайлап, [Хәбиб] сүзне башкага борды. Г.Минский. Алдан тау итәге буйлап борылып барган паровоз да, хәтта аның өстендәге бөркелеп барган төтен-толымнар да алсу янып, һаман-һаман кызара бара... И.Салахов. Сәйфинең йөзе комач төсле кызара баруын күргән Сәрвәр апа сүзен тиз тотты. А.Алиш Кызара башлау Кызарырга тотыну. Әни, әни, әнә почмакта торган бәлеш кызара башлаган бит, анысын алырга да вакыттыр! Г.Галиева. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, көнчыгышта офык кызара башлады. И.Хуҗин Кызара төшү Бераз кызару; тагы да ныграк кызару. – Алай икән, – диде Гасыйм Сәләхович, кызара төшеп. – Күрәсең, бик байлардыр инде. Ә.Еники. Сәгыйрәнең болай да алсу йөзе тагын да кызара төште. М.Шаһимәрдәнов. Шулчак аның шактый кызара төшкән күз төпләрендә яшь тамчылары булуын абайлап өлгердем. Р.Мөхәммәдиев Кызарып алу Кыска бер вакытка кызару. Ә үзенең колаклары гына түгел, берара бөтен йөзе кызарып алды. М.Хуҗин Кызарып бетү Тәмам кызару. Шәмси аның күзенең елый-елый кызарып беткәнен күрергә өлгермәде, ул тагы кычкырып-кычкырып еларга тотынды. Г.Исхакый. Елап күзләре кызарып беткән түтине күргәч, Ханиевнең уйчан күзләре кинәт елтырап китте. М.Шаһимәрдәнов. Хилхәл атакай Винитар корольнең кызарып беткән кулларына, читлектән чыгардай булып елышкан кан сауган йөзенә күз төшереп алды. М.Хәбибуллин Кызарып килү Соңгы вакытларда яки хәзер акрынлап кызару. Ә-әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Г.Гобәй. Бакчада чияләр кызарып килә. И.Гази. --- алма кызарып килә, менә-менә өзеп ашарга инде ---. М.Мәһдиев Кызарып китү Кинәт, капыл гына кызару. Клара, җиңгәчәсенең комган тотып көтеп торуын күргәч, уңайсызланып, кызарып китте. Ә.Еники. Җиләк кайнатма-вареньесын кашыклап кына каба биреп, [Хәдичә апа] тулы һәм кызарып киткән бит очларына бәреп чыккан эссе тир бөртекләрен яулык читенә җыя-җыя сөйли торды. Ф.Яхин. Галимәрдән кызарып китте. М.Шаһимәрдәнов Кызарып кую Тиз арага кызару. Кыз кызарып куйды. Ә.Еники. Соңгы вакытларда алдынгы күмхуҗчылар исемлегенә керә башлаган яшь хатын, Латыйп абзыйларга килен тиешле Наилә, ашыгып соравын үзе дә сизеп, кызарып куйды. Ф.Яхин. Фәһимә ашыкмый гына ашап утырган җиреннән уңайсызланып кызарып куйды. М.Шаһимәрдәнов Кызарып тору Кызарган хәлдә булу. [Мирсәетнең] Бит алмалары, борын очлары кызарып тора, ә авызы ерык. Р.Мөхәммәдиев. Тәбәнәк, соргылт күктә – өч кояш. Өчесе дә кызгылт боҗралар эчендә. Бу кояшлар гадәттәге кояш кебек балкып нур чәчми, бик сүрән кызарып кына торалар. И.Салахов. Офык кызарып тора иде. Г.Гобәйдуллин Кызарып чыгу Тулысынча һәм тиз арада кызару. Йөзе күркәдәй кабарып һәм кызарып чыкты, мин-минлеге чиксез-чамасыз иде шул, күзләренә кан сауды кебек хәтта. Р.Мөхәммәдиев. – Мин – белемем буенча сәүдәгәр... Сезгә тәэминатчы кирәк дип ишеткән идем... – дип, Җаббаров кыяр-кыймас кына, сүзләрен уйлап кына әйтеп маташа иде, сул тезе өстенә куйган соры эшләпәсен кинәт идәнгә төшереп җибәрде дә, эшләпәне иелеп алганда, йөзенә кан йөгереп, чөгендердәй кызарып чыкты. М.Шаһимәрдәнов. Малайның ике бит уртасы кызарып чыкты. Н.Акмал |