КЫЗАРТУ ф. 1) Тәнне кан тирегә күбрәк килерлек итеп уып, суккалап һ.б.ш. кызгылт төскә кертү, кызылландыру. Рәхәт кебек, бәлки, бу суыкның Сафлыгыдыр йөзне кызарта? Ф.Яхин. --- әти озаграк кырынмаса, битендәге кыллары белән минем битне кытыклап кызарта иде. А.Костюнин. Аракы ак булса да, йөзне кызарта, намусны каралта дип, борынгылар бик белеп әйткән. Р.Низамиев 2) Кызыл төскә кертү, кызылландыру. Чаналар тирәсе акшар кебек агартылган, уртасы алма кебек кызартылган битләр, мамык шәлләр, аллы-кызыллы, каралы-зәңгәрле чүпрәкләр белән тулды. Г.Ибраһимов. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. М.Мәһдиев. Кулындагы кисәү агачын өреп кызартты да Мирвәлинең шәрә күкрәгенә китереп терәде… Г.Гыйльманов 3) күч. Оялту, оялтып йөзен кызылландыру; уңайсыз хәлдә калдыру. Билгеле, миңа бу эпизодны искә төшереп, аны кызартырга кирәк булмагандыр. Ф.Яруллин. Мин сине бервакытта да кеше алдында кызартмам. М.Мәһдиев. «Гариза да тутыра белмисезме әллә?» – дип, оешма җитәкчеләрен кызартырга тырышты Рөстәм Миңнеханов. Ватаным Татарстан 4) кулин. Нинди дә булса ашамлык әзерләгәндә, аның өстендә көрәнсу кызгылт төсле катысы барлыкка килгәнче яки шундый төскә кергәнче кыздыру, куыру. Өйдә безне өстәлдә шаулап утырган ак самавыр белән әнкәебезнең мич каршында кызартып кына пешергән тәмле эремчек коймаклары көтә иде. Ф.Төхбәтуллин. Сөягеннән аерылган, ярылары алынган итне, я сөякле түш итен, я түш яны итен 4–5 бармак киңлегендә аркылыга чабалар, тоз, борыч сибеп, духовкада кызарталар. Татар халык ашлары. Кәстрүлгә бераз сөт салып, шуңа кәбестә белән алманы салып пешерергә. Кызартырга ярамый. Ватаным Татарстан 5) күч. Коммунистик идеология төсмере бирү. Менә әсәр шуларга [аппаратчикларга] барып төртелде дә, алар аны алып ташладылар. Мин аны яңадан төзәттем, яңадан төзәттем. Аптырагач, аны бераз кызартырга тырыштым, чыксын дип. М.Мәһдиев Кызарта бару Барысын да рәттән кызарту Кызарта башлау Кызартырга тотыну Кызарта төшү Тагын бераз кызарту Кызартып алу Кыска гына вакыт аралыгында бераз кызарту. 60–65 г лы эремчек кисәкләрен онда әвәләп, яссы биточки рәвешенә китерәләр дә, кызу майлы табада әйләндерә-әйләндерә кызартып алгач, 3–5 минутка духовкага куеп тоталар. Татар халык ашлары Кызартып бетерү 1) Тәмам кызыл төскә кертү. Бармагы белән сөртә-сөртә, борын астын кызартып бетерде. Безнең гәҗит 2) күч. Оялту, йөзгә кызыллык килгәнче уңайсыз хәлгә калдыру Кызартып җибәрү Кинәт, капыл кызарту; кызарган хәлгә китерү. Михаил Хәятка туры гына карап утыра, урыны килгәндә мактау сүзләре әйтеп китәргә дә онытмый һәм бу эше белән Хәятны кайсы вакыт кызартып та җибәрә иде. Ф.Әмирхан. Сәеркәй көзге янында бөтерелә башлады. Кашларын сызды, иреннәрен кызартып җибәрде, колак артларына ислемай сөртте. Р.Сәгъди. Кечкенә кызның бу соравы мине бераз кызартып җибәрде. М.Гали Кызартып чыгару Тәмам кызарту. Моңа кадәр татымаган оят һәм курку хисе катыш дәрте кузгалып, [Шәрифәнең] бәгыре киселде. Тойгылары йөзенә бәреп, бит алмаларын кызартып чыгарды. Ф.Яхин. Әйтерсең лә кемнеңдер тылсымлы кулы табигать белән шаярып, вакытыннан бик күпкә алдан миләш тәлгәшен кызартып чыгарды. Ә.Гаффар |