КЫЗАМЫК и. мед. Сулыш юлларының ялкынсынуы, бөтен тәнне вак кына кызыл бөрчекләр каплавы, югары температура белән үтә торган йогышлы балалар авыруы; иск. сәрәхчә. Киләсе гаеткә Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамыктан терелер дә, сиңа нәни генә, үзеңнең тәпиләрең кебек кенә читек килер. Г.Исхакый. Кадриям кызамык белəн авырый. Г.Кутуй. Әткәй белән әнкәйне тагын бер мәртәбә сөргенгә озатып, өйдә караусыз-нисез биш яшь бала ятим калгач, бер ай чамасы үтүгә үк, миннән дә кече дүрт бала кызамыктан, ачлыктан бер атна эчендә кырылгач, ә үзем ниндидер могҗиза белән терелеп исән калгач, мин, ун яше тулган малай, мәктәбемә киттем. Ф.Баттал

Кызамык чыгару Кызамык авыруы белән авыру. Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган икән, угылым, ул сиңа дигәнне [читекне], ураза гаетенә генә өлгертәм, диде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә