КЫ’З АЛУ ф. Кызны хатын итеп алу, бер гаиләнең кызын килен итеп үз гаиләңә китерү. Ул менә өйләнмәгәнгә, менә мулла кызын ала, туй итә. Г.Исхакый. Гали – егет һәм кыз алырлык егет. Ф.Әмирхан. Бирьяктагылар аръяктагыларга кыз бирми, бирьякныкылар аръяктан кыз алгалый, калымсыз булгач, ярлырак нәселле егетләр аръякка кияү булгалый. Р.Батулла |