КЫЗАЛАК и. бот. Лаләчәләр семьялыгыннан калпак рәвешендәге ачык төсле чәчәкле, суганчадан тарала торган күпьеллык декоратив үсемлек; лалә, тюльпан. Көзге артына шулай ук үсемлек, бигрәк тә лалә, кызалак (тюльпан) рәсемнәре ясала. Р.Фәхретдинов. [Шилке ханның үзендә калдырган хатын-кызлар арасында] Кызалактай сылу, күз яшедәй керсез Койтым кыз да бар иде. Н.Фәттах. Сезнең, бәлки, күргәнегез бардыр, әгәр кызалак (тюльпан) чәчәген салкыннан җылы урынга кертсәң, беркадәр вакыттан соң ул ачыла, һәм киресенчә. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә