КЫҖРА’У ф. сөйл. 1) Берәр эшне эшләргә бик нык омтылу, дәртләнеп тору, бик нык теләү. [Гөлҗиһан:] Син өйгә кайтып кергәннән бирле нидер әйтергә кыҗрыйсың. А.Расих 2) күч. Теш шыкырдату, теш кайрау. Чын чәчән теш кыҗраганда сүз башлар. Мәкаль Кыҗрап алу Бераз, аз гына кыҗрау. Казанлыларны туктатырга кыҗрап алгалыйлар алуын, тик куллары кыска. М.Әмирханов Кыҗрап йөрү Нәрсәдер эшләргә планлаштыру. Соры болытлар --- нәкъ аның сугылып бетмәгән эскертләренә яварга кыҗрап йөриләр кебек. Г.Бәширов. Ике-өч малай сафка басмаган, бер кырыйда турник тирәсендә ниндидер күнегүләр ясарга кыҗрап йөри иделәр. К.Миңлебаев Кыҗрап килү Күптәннән, әллә кайчаннан кыҗрау. Сакчыларны, ук атарга кыҗрап килгән ат караучыларны күлнең таллар, гөлҗимеш, балан, карлыган куаклары каплаган башына җибәрделәр. В.Имамов Кыҗрап кую Кинәт кыҗрау. --- балалык ашкынуы белән залимнәрне, кан коючыларны пыран-заран китереп, тузгытып ташларга кыҗрап куя. М.Җәлил Кыҗрап тору Ниндидер эшкә ашкыну. Иргалинең түземсезләнеп, кыҗрап торуын абайлапмы, кичекмәстән, хәзер үк Гөлниса янына барып килергә кушты. М.Хәсәнов Кыҗрый башлау Кыҗрарга тотыну. --- денсез кешенең өч бармагы берләшеп, маңгайга кунып алырга кыҗрый башлыйдыр... Р.Зәйдулла |