КЫЕШУ ф. 1) сөйл. урт. юн. к. кыю II

2) диал. Бәхәсләшү, ачуланышу. Ир белән хатын иртәнчәк кыешалар, кичтән сөешәләр. Мәкаль. Галимҗан, Оренбургка җыелган башкорт корылтаена барып, милләтче Зәки Вәлиди белән дә кыешып кайтты. И.Рәмиев

3) диал. Алыш-биреш вакытында сатулашу, бәя турында бәхәсләшү

4) диал. Маташу. Юк белән кыешма

Кыешып алу Бераз кыешу

Кыешып китү Кинәт, көтмәгәндә кыеша башлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә