КЫЕ’Ш-МЫЕШ рәв. 1. к. кыек-мыек. Аның --- хәрәкәтләре һаман да элеккечә, кыеш-мыеш килеп торган җил тегермәнен хәтерләтә. Ф.Яхин. Күрче, зинһар, авызын кыеш-мыеш китереп, «кырык яшь» дип торуларын гына күр! М.Хәсәнов. Бүлмәсендәге әйберләр, тәрәзәләр рәшә эчендәге кебек кыеш-мыеш килеп төтәделәр дә юкка чыктылар. Ф.Садриев

2. и мәгъ. күч. Хилаф эш. Мәгәр аның [Мөхәммәтнең] кыеш-мыешлары җитәрлек. Я.Зәнкиев. Кемнән яшерәсең инде кыеш-мыешларыгызны? Н.Гыйматдинова

Кыеш-мыеш йөрү 1) Бик үк дөрес булмаган эшләр эшләү; 2) Эшен, бурычларын өстән-өстән генә үтәү, тырышлык күрсәтмәү. Ашыгу-кабалану аркасында, коллективка очраклы кешеләр дә килеп эләкте, элкен-селкен, кыеш-мыеш йөрүләр күренгәли башлады ---. Җ.Рәхимов. Кыеш-мыеш сөйләү Килешсез, тиешсез сүзләр сөйләү; уен кушып сөйләү. Кыеш-мыеш сөйләгән булып, баланың башын катырасың. Ш.Камал. Кыеш-мыеш сүз Килешсез сүз, төрлечә аңлашыла торган сүз. [Фәйзи:] Һичбер андый-мондый кыеш-мыеш сүз булмады. Ш.Камал. Кыеш-мыеш юл 1) Бик үк туры булмаган алым, бик гадел булмаган юл; 2) Читләтеп, астыртын йөрткән эш. Тик ул турыда кыеш-мыеш юлларга кермичә, мәсьәләне турыдан-туры ачып салу кирәк иде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә