КЫЕРЧЫК и. 1) Икмәкнең читеннән башлап кисеп алынган зур телем; ипи кисәге. Суга чылаткан ипи кыерчыгы ыргыткач алмады, канлы ит кисәгенә риза булды. Ә.Гаффар. [Куян күчтәнәченең] Өйдән алып киткән чәй, өйдән алып киткән ипи кыерчыгы икәнен дә беләм югыйсә, ә барыбер тәме икенче. М.Галиев. КапчыктаТукай, Такташ китаплары, бер кыерчык ипи һәм чүлли шешәсенә тутырган сары май. А.Гыйләҗев

2) диал. Икмәк салганда, күәс төбендә калган камырны җыеп пешерелгән кечкенә ипи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә