КЫЕРСЫТУ ф. Кимсетү, рәнҗетү; читкә кагу. Аның [әбинең] кайчан да булса бер кул күтәреп безне кыерсытканын хәтерләмим мин. Г.Сәгыйров. Их, абыем булса, мине болай кыерсытмаслар иде. М.Маликова. [Дания]: Авыр сүзне яра диләр дөрләп янган йөрәккә, дигәндәй, Кәрим абый, алай кыерсытмагыз әле, пожалысты… Б.Камалов. Мин аны, ул мине кыерсытмый: безнең арада тулысынча хөрлек, туганлык! Р.Низамиев

Кыерсыта башлау Кыерсытырга тотыну. Абыйлар мине чүт кенә кыерсыта башласалар да, әләкләргә әни янына йөгерә торган идем. А.Гыйләҗев

Кыерсыта төшү Бераз кыерсыту

Кыерсыта калу Кыерсыту очрагы булу. Баламны кыерсыта калсалар ни хәлләр итәрмен, дигән уй тоташ тукып торды. Б.Камалов

Кыерсытып бетерү Бик нык кыерсыту. [Карлыгач (ат)] Картаеп та килә, берәр рәхимсезенә эләгеп, кыерсытып кына бетермәсәләр ярар иде. Ф.Шәфигуллин

Кыерсытып йөрү Озак вакытлар дәвамында һәрберсен кыерсыту. Гөнаһлысын да, гөнаһсызын да кыерсытып йөрисең икән. Р.Батулла

Кыерсытып тору Әледән-әле, еш кыерсыту. Аның [төпчекнең] бу юлы да бераз иркәләнәсе килгәндер. Чөнки абыйлары да гел кыерсытып кына торалар бит үзен. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә