КЫЕРЛА’У ф. диал. 1) Кимерү; тешләү. [Кәҗә] Алгы аяклары белән коймага таяна да, сузылып, чаган яфракларын кыерларга керешә. М.Галиев. Төнлә бүре килгән! Малларны кыерлап киткән... М.Галиев

2) күч. Нык итеп сүгү, ачулану. Шуннан соң [яшь артистларның хокуклары турында байтак сөйләгәннән соң] тотындылар олы артистлар безне кыерларга ---. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә