КЫЕНСЫНУ I ф. 1) Читенсенү, тартыну, оялу. Шулай да, кызлар кергәч, Дәүләкәндә нинди үзгәрешләр булганын менә хәзер мин язарга кыенсынам. Ә.Еники. Карт кыенсынып кына бүреген салды, бүреккә ияреп чыккан түбәтәен төзәтеп киде ---. М.Мәһдиев. Стенада тора ул көйләгән сәгать, ятим калган өйнең вакытын кыенсынган кебек тып-тын саный, сугулары да бик акыртын. М.Галиев. Әмма егетләр бу кишәрлекне бүген ничек тә бетерәсе иде дип тырышалар, халыктан кыенсынмыйча күңел ачып йөрүчеләргә ачулары да килә. М.Вәли-Барҗылы

2) Берәр эшкә батырчылык итмәү, эшләргә теләмәү, авырсыну. Ләкин Фидаил абый --- сөйләшеп торганда, кеше китмичә, беренче булып үзе китәргә кыенсына иде. Х.Сарьян

3) Кыенлык сизү, кыенлык күрү. Кыенсынып яшәү

Кыенсына башлау Кыенсынырга тотыну. --- күрәләтә ямьсез бер кызга Гүзәл дип әйтергә кыенсына башлыйсың. Х.Сарьян

Кыенсына бирү Кыенсынуын дәвам итү. Алар өчен Наҗар кыенсына икән, кыенсына бирсен ---. Ә.Баян

Кыенсына төшү Бераз кыенсыну. Шунда икенчесе кыенсына төшеп җавап бирде: – Анда безне кыерсыталар. Н.Хәсәнов

Кыенсынып йөрү Күп вакытлардан бирле кыенсыну кичерү. Саттар улым, син кыенсынып йөрмә, бар. Э.Яһудин

Кыенсынып калу Көтмәгәндә, кинәт кыенсыну кичерү. Мин җавап бирергә кыенсынып калдым. Х.Сарьян

Кыенсынып китү Ниндидер сәбәптән кинәт кыенсыну. [Кәшшаф] Кыенсынып та китте. М.Әмирханов. Аны [Сираҗины] эштән туктатуы өчен, Ирек кыенсынып китте. Ф.Садриев. Зәйтүнәне күргәч, ул [Әзһәр] кыенсынып киткәндәй булды, арткарак чигенде ---. М.Маликова

Кыенсынып кую Бераз, кыска вакытка кыенсыну кичерү. Хәзер искә төшкәндә дә шул сүзләре өчен оялып, кыенсынып куя [Мәрьям]. М.Маликова

Кыенсынып тору Бераз вакыт кыенсыну. [Килгән кешеләр] Ишектән кергәч түргә узарга кыенсынып торырлар. Ф.Шәфигуллин. Мин сезне үзем чакырырга теләсәм дә, кыенсынып тора идем. В.Нуруллин. Урлап алганда кыенсынып тормагансың бит. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә