КЫЕНЛЫК и. 1) Кыен (1, 2 мәгъ.) булу. Сөйләшү кыенлыгы бетте диярлек, кан басымы гадәти хәлгә кайтты. Б.Камалов. Калада яшәп тә, аның сыман мал-туар асраучылар белә ул кыенлыкны. Җ.Рәхимов 2) Авыр хәл, авырлык. Патрон белән снаряд юклык безгә зур гына кыенлык ясый, шуңа карамастан сугышчыларның күңелләре күтәренке. Ш.Усманов. Төрле кыенлыклар аркасында бәхетеңә соңга калма. Г.Сәгыйров. Беренче кыенлык чыгуга чигенергә ашыкмыйк әле. Казан утлары |