КЫЕНЛАШУ ф. 1) Берәр эшне башкару авырлашу, тоткарлыклар барлыкка килү. Мал курмысы табу бик кыенлашты. М.Мәһдиев. Эшкә, хезмәт дисциплинасына контроль ясау кыенлаша. Казан утлары. Соңга калганга, авыруны дәвалау бермә-бер кыенлашкан була. Иң шәп календарь 2) Кыенлыклар булу, кыенлыклар күбәю, авырлашу. Туры сүзле, намуслы кешеләргә яшәү нык кыенлашты ---. А.Гыйләҗев 3) Авыр хәлгә төшү, начарлану. Икенче май көнне аның [Фәрзинең] хәле аеруча кыенлашты. Г.Кашапов Кыенлаша бару Торган саен ныграк кыенлашу. Кызганычка каршы, эчендәге серләрен актарып салгач та, ул көткән бушану килмәде, киресенчә, аңа көнләп түгел, сәгатьләп кыенлаша барды. Г.Кашапов. Ә менә елга «сәяхәтчеләренә» юллар ел саен кыенлаша бара. Кызыклы ихтиология. Халыкка терлек асрау кыенлаша бара. Мәдәни җомга Кыенлаша башлау Кыенлашуы сизелү; кыенлашырга тотыну. Үземне үзем тоту кыенлаша башлый. Г.Бәширов Кыенлаша төшү Тагын да кыенлашу; бераз кыенлашу. Җитмешенче еллар ахырында, белүемчә, һәм рухи, һәм матди хәлегез тагын да кыенлаша төшкән ---. Р.Юсупова Кыенлышып бару к. кыенлаша бару. Бер бездә генә түгел, бөтен Көнчыгыш фронтта хәлләр кыенлашып бара. В.Нуруллин Кыенлашып килү Кыенлаша башлау; акрынлап, аз-азлап кыенлашу. Гаиләнең матди хәле кыенлашып килүгә карамастан, Мирсәетнең әле даими эшләгән урыны юк. Р.Мөхәммәдиев Кыенлашып китү Көтмәгәндә бераз кыенлашу. Соңгы вакытларда тамак авыруы көчәеп китүе сәбәпле, театрда артист булып уйнавы кыенлашып киткән Габдулла Кариев Саттар ролендә чыгыш ясаган. Г.Исхакый |