КЫЕНЛАШТЫРУ ф. Читен итү, авырлаштыру, кыен хәлгә китерү. Татарның киләнәкле (традицион) көнкүреше, --- аның азчылык булып читкә, ят халыклар арасына сибелүе һәм тарихи ватанында да шәһәрләрдә күпчелек тәшкил итә алмавы табигый никахларга керү мөмкинлеген бик нык кыенлаштырды ---. Т.Әйди. Дөресен генә әйткәндә, йон катлавы аларның [тюленьнәрнең] суда хәрәкәтләнүен кыенлаштыра. Хайваннар турында очерклар

Кыенлаштыра бару Торган саен күбрәк кыенлаштыру

Кыенлаштыра төшү Бераз кыенлаштыру

Кыенлаштырып бетерү Тулысынча, бөтенләй кыенлаштыру

Кыенлаштырып җибәрү Көтмәгәндә, бераз кыенлаштыру

Кыенлаштырып килү Электән үк, даими кыенлаштыру. Халыкның состав ягыннан үзгәрүчән булуы аны һәр илдә нинди киңлектә, нинди күләмдә күрү мәсьәләсен кыенлаштырып килде. К.Гыйззәтов

Кыенлаштырып тору Әледән-әле, даими кыенлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә