КЫЕЛУ ф. 1. 1) Кыйпылу, киселү, кыеп алыну. Текә кыя да кыелган… Л.Шагыйрьҗан

2) Югалып калу, каушап китү

3) Һәлак булу, кырылу, юкка чыгу. Кан җыелып хасил булмаганмы Нефть атлы сыек ябышкак? Шул урынга мулдан җыелган ул, Кайда күпләп халык кыелган. И.Гыйләҗев

4) сир. Беленү, яралу (таң тур.). Таң кыелгач, аккош көтүе кебек, Ак томаннар килеп чорнала. Ә.Ерикәй

2. кыелган с. мәгъ. Кыйгач, сызылып киткән. Өзгәләнеп калтырана Кыелган каш ---. Р.Бикбаев

Кыелып бару Бер-бер артлы кыелу. Еллар арты еллар кыелып бара. Нидер кала бездән дөньяда… К.Булатова

Кыелып бетү Бөтенләй кыелу. Пулялар белән кыелып беткән зәңгәр кыңгырау чәчәкләргә гаҗәпләнеп карап тора иде. И. Гази

Кыелып китү Кинәт кыелу. Кайчакта алар [атлар] өркеп тә, кыелып та китәләр. Ш.Әхмәдиев

Кыелып тору Кыелган булу. Әниемнең борыны туры, күзләре бәрхет төсле кара, кашлары күмер белән сызгандай кыелып тора. Г.Якупова

Кыелып төшү 1) Авып китү, егылу. Немецлар өчесе дә, чалгы белән чапкан сабак төсле, кыелып төштеләр. Х.Камалов

2) Кинәт югалып калу. Зифаның чалгы йөзенә эләккән үлән төсле кыелып төшкәнен сиземләде бугай, бу юлы да Мәгубә үз вакытында ярдәм кулын сузды. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә