КЫЕКЧА и. сөйл. 1. Өчпочмак формасындагы кечкенә яулык; кыек яулык, косынка. Капчык өстендә башка бәйләр өчен ак кыекча, битлек, бала чүпрәге зурлыгындагы клеёнка [ята]. М.Маликова. Дикопольцев --- эсэсовчылар урынына башына кызыл хач төшерелгән ак кыекча бәйләгән түгәрәк йөзле яшь хатынны күреп, гаҗәпләнеп калды. Г.Кашапов. [Яшь хатын] Үзе яланбаш, муенына чәчәкле кыекча салган. З.Фәтхетдинов 2. Өчпочмак формасындагы. Башына бәйләгән җете ак кыекча яулыгы бик килешеп торганын күрде [егет]. Х.Камалов |