КЫЕ’К-МЫЕК с. 1. 1) Кыек, чалыш-полыш, билгеле бер яссылыкка карата туры булмаган, төрле юнәлештәге. Кыек-мыек эшләпә, Хакын бирми эшләтә. Такмак. Язган чакта хәрефләрем дә кыек-мыек булып чыга. Н.Дәүли 2) күч. к. кыек II (3, 4 мәгъ.). – Әйтеп тә бакма син миңа андый кыек-мыек сүзләрне, – диде Нәби ---. Р.Төхфәтуллин. Ул – утны-суны кичкән адәм, Вилсурның кыек-мыек шөгыльләре буенча уң кулы. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. 1) Чалыш-полыш итеп; туры булмаган, төз түгел. Кыек-мыек аткан, боерык тыңламаган шул бер мең чамасы ир белән сине, үземне, туганнарымны, бар байлыгымны мин ничек саклармын да ничек яклармын? Н.Фәттах 2) күч. Туры җаваптан качып, дөресен әйтмичә. Мин алай кыек-мыек сөйләшергә өйрәнмәгән... Н.Хәсәнов 3. и. мәгъ. Гадел булмаган эш(ләр). Мөмкин булган чакта ул кыек-мыекны тирәләп узу, кагылмау ягын карый. Р.Хафизова ◊ Кыек-мыек сөйләү к. кыеш-мыеш сөйләү. Банкет булмаса, артистлар кыек-мыек сөйләгән килеш кайтып җитәселәр иде. К.Кәримов. Кыек-мыек сүз к. кыеш-мыеш сүз |